Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент каршындагы кеше хокуклары вәкилләре Лукинны хакимият белән оппозиция арасында арадашчы итәргә тели


Президент каршындагы кеше хокуклары вәкилләре хакимият һәм оппозиция арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы буларак Русиядәге кеше хокуклары өчен җаваплы Владимир Лукин намзәтен яклап чыкты.

Бу мөрәҗәгатьне яклаучылар арасында танылган хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре - Людмила Алексеева, Светлана Ганнушкина, Валентин Гефтер, Алексей Симонов, Игорь Юргенс бар.

Шулай ук Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин да хакимият белән оппозиция арасында арадашчы булырга теләгән иде.

Хакимият һәм оппозиция арасындагы диалогның мөһимлеге турында декабрьдә узган сайлаудан соңгы каршылык чаралары нәтиҗәсендә сөйли башладылар.
XS
SM
MD
LG