Accessibility links

Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының элекке президенты вафат


Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының элекке президенты Рәүф Денкташ җомга көнне каты авырудан соң 87 яшендә вафат булды.

Денкташ 1983 елда Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасына нигез салды һәм аны 2005 елга кадәр җитәкләде.

Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасын Төркиядән кала БМО-дагы башка әгъза дәүләтләр рәсми танымый.

1974 елда Греция ярдәме белән Кыпрыста дәүләт түнтәрелеше булган иде. Төркия утрауның төньяк өлешен үз контроленә алды. Утрауның көньяк өлеше Кыпрыс республикасы хакимияте, ә төньяк өлеше Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы контролендә.
XS
SM
MD
LG