Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда дөньядагы иң зур Коръән нөсхәсе булдырылган


Коръән сакланган Кабул мәдәни үзәге мәгълүматларына караганда, Әфганстанның хаҗ һәм дини эшләр министрлыгы бу дөньядагы иң зур Коръән икәнен раслаган. Аны эшләүгә биш ел киткән.

Изге китапның зурлыгы - 2,28 метрга 1,55 метр, авырлыгы – 500 килограмм.

Моңа кадәр дөньядагы иң зур Коръән Татарстанда тәкъдим ителгән иде. Аның зурлыгы метр ярымга ике метр, авырлыгы – 800 килограмм.
XS
SM
MD
LG