Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыста Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының элекке президенты Рәүф Денкташны җирләделәр


Бүген Кыпрыста Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасының элекке президенты Рәүф Денкташны җирләделәр. Ул 13 гыйнвар көнне 87 яшендә вафат булды.

Җеназа чарасында Төркия президенты Абдулла Гүл һәм премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашты.

Денкташ 1983 елда Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасына нигез салды һәм аны 2005 елга кадәр җитәкләде.

Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасын Төркиядән кала БМО-дагы башка әгъза дәүләтләр рәсми танымый.

1974 елда Греция ярдәме белән Кыпрыста дәүләт түнтәрелеше булган иде. Төркия утрауның төньяк өлешен үз контроленә алды. Утрауның көньяк өлеше Кыпрыс республикасы хакимияте, ә төньяк өлеше Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы контролендә.
XS
SM
MD
LG