Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Русиядә сайлаудагы хәрәмләшүләр турындагы шикаятьне теркәде


Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Петербур кешеләреннән Русиядәге парламент сайлавындагы канун бозулар турындагы шикаятьне кабул итте.

Шикаять бирүчеләрнең берсе Ольга Андронова «Интерфакс»ка хәбәр итүенчә, шикаятьне 4 декабрь көнне сайлау комиссиясенә кергән алты кеше биргән.

Шикаять белән бергә 30дан артык сайлау бүлеге протоколлары нөсхәләре бирелгән. Алар рәсми мәгълүматлардан берничә дистә мең тавышка аерыла.

Андронова сүзләренчә, шикаять ачык һәм аңа хәрәмләшүләр турында документлары булган барлык Русия кешеләре дә кушыла ала.
XS
SM
MD
LG