Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан АКШның махсус илчесен кабул итүдән баш тартты


Пакстан Кушма Штатларның махсус илчесен кабул итүдән баш тартты. Пакыстан хөкүмәте вәкиле бу хакта белдереп аның сәбәпләрен аңлатмады.

АКШның Көньяк Азия төбәгендәге махсус илчесе Марк Гроссман шулай ук Әфганстан һәм Катарга барырга исәп тота. Бу хакта Reuters агентлыгы белдерде.

Пакыстан белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр соңгы вакытта кискенләште. Вашингтон Исламабадны террорчылык белән җитәрлек дәрәҗәдә көрәшмәвен әйтә. Пакыстан хөкүмәте үз чиратында Кушма Штатлар аларның эчке эшләренә кысыла дип саный.
XS
SM
MD
LG