Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкы тормышыннан канәгать


Казан халкының 83%ы тормышы белән канәгать
Казан халкының 83%ы тормышы белән канәгать

Татарстан башкаласында яшәүчеләр тормышларыннан канәгать. “Росгосстрах” иминиятләштерү компаниясенең Стратегик тикшерүләр үзәге үткәргән мониторинг нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Шәһәрдәге уртача хезмәт хакы узган елның ноябрендә 22 351 сум тәшкил иткән.


Универсиада белән бәйле күпсанлы төзелешләр, юлдагы тоткарлыклар, җәмәгать транспортына карата күпсанлы дәгъвалар булуына карамастан, Казан халкының 83%ы тормышлары белән канәгать, ягъни алар Татарстан башкаласын яшәү өчен уңайлы шәһәр дип саный. Андый шәһәрпәрвәрләр саны Русиянең нибары ике генә каласында күбрәк булып чыкты. Санкт-Петербург белән Төмәндә яшәүче кешеләрнең 84%ы үзләренең шәһәрләрендә гомер итүләренә сөенеп туя алмый. Яр Чаллыда андыйлар саны – 81%, Уфада – 79%.

Татарлар күпләп яшәгән башка шәһәрләрдә күрсәткечләр түбәндәгечә: Мәскәү – 81%, Екатеринбур – 80%, Ижау – 79%, Самар һәм Чиләбе – 77%, Әстерхан – 75%, Ульян – 74%.

Хезмәт хакына килгәндә, Казан халкы ноябрь аенда уртача алганда 22 351 сум алган булса, Русия буенча уртача хезмәт хакы инде 2011 елның июнендә үк 22 277 сум тәшкил иткән иде. Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы – 16 470 сум. Бу – “Росстат” мәгълүматлары.

Шунысы кызык: Грециядә, мәсәлән, елына 6 480 евродан азрак эшләгән кеше фәкыйрь булып санала. Әлеге сумманы сумнарга күчерсәк, аена 21 600 сум булып чыга. Димәк, Казан халкы Европа берлегендәге иң проблемалы ил күрсәткечләре буенча фәкыйрьләр дәрәҗәсеннән әз генә югарырак баскычта тора. Европа башкалаларында айлык уртача хезмәт хаклары түбәндәгечә: Париж – 180 мең сум тирәсе, Берлин – 125 мең сум тирәсе, Прага – 45 мең сум тирәсе.
XS
SM
MD
LG