Accessibility links

Төркия Францияне әрмәннәр геноциды турындагы канун өлгесен кире кагарга чакырды


Төркия бүген Франция Сенатын әрмәннәр геноцидына караган канун өлгесен кабул итмәскә чакырды. Әлеге канун өлгесе Госманлы империясендә Беренче дөнья сугышы вакытында әрмәннәр геноцидка дучар булмаган дип белдерүчеләрне җинаять җәзасына тарту турында.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы, канунны кабул итү “французлар тарихында кара тап булачак”, дип белдерде.

Франция парламентының түбән пулаты әлеге канун өлгесен декабрь аенда кабул иткән иде. Дүшәмбе сенатта тавыш бирергә тиешләр.

Франция һәм тагын берничә дистә ил XX гасыр башында Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид дип таный. Төркия ул вакытта төрекләр һәм көрдләрнең дә күпләп һәлак булуын әйтеп, ул вакыттагы вакыйгаларны геноцид дип санамый.
XS
SM
MD
LG