Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин башлыгы Габбас Русия президенты Медведев белән очрашты


Дмитрий Медведев (с) һәм Мәхмүт Габбас
Дмитрий Медведев (с) һәм Мәхмүт Габбас
Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Фәләстин башлыгы Мәхмүт Габбас арасында сөйләшүләр булды.

Очрашуның төп темасы – фәләстин-израиль сөйләшүләре турында иде. 2010 елның октябрендә Израиль ягы басып алынган җирләрдә төзелешне дәвам итәчәген белдергәч, Фәләстин сөйләшүләрне туктаткан иде.

Габбас белән Медведевнең бу алтынчы очрашуы булды. Очрашу азагында Фәләстин автономиясе башлыгына патриарх Алексий II исемендәге бүләк тапшырылды. Мәхмүт Габбас исә үз чиратында Иерихонда яшәүчеләр Медведевның анда булу тәэсирләреннән шәһәрдәге бер үзәк урамга аның исемен бирү турында карар кылуны әйтте.
XS
SM
MD
LG