Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози: Иранга һөҗүм “Якын Көнчыгышта хаоска” китерергә мөмкин


Франция президенты Николя Саркози
Франция президенты Николя Саркози
Франция президенты Николя Саркози Иранга карата хәрби һөҗүмгә каршы чыгып, андый хәл була калса “Якын Көнчыгышта хаоска” китерергә мөмкин дип әйтте.

Парижда дипломатлар алдында чыгыш ясаган Саркози сүзләренчә, Иранга һөҗүм бу илнең атом програмы проблемын хәл итмәячәк. Соңгы вакытта әлеге програм тирәсендә Тәһран белән Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкән иде.

Бүген АКШ хәрби көчләренең берләшкән комитеты башлыгы генерал Мартин Демпси Израилдә сөйләшүләр үткәрде. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул Израиль җитәкчелеген Иранга һөҗүм әзерләүдән тыелып торырга чакырган.
XS
SM
MD
LG