Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта сайлау урыннарында камералар куела


Бүген Түбән Новгородта сайлау урыннарында камералар кую эше башлана.

4 март президент сайлавы алдыннан һәр тавыш бирү урынында икешәр камера кую планлаштырыла. Алар яздырып барган видеолар җиде мәгълүмат үзәгенә тапшырылып барачак. Тавыш бирү барышын Калининград өлкәсендә иң соңгы сайлау урыннары ябылгач карап булачак.

Элемтә министры урынбасары Илья Массух сүзләренә караганда, камералар кую һәм сайлауны күзәтү проекты 20-30 миллиард сумга төшәчәк.

Бөтен сайлау урыннарын камералар белән җиһазландыруны премьер-министр Владимир Путин тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG