Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммунистлары бәяләрнең артуына ризасызлык белдерә


Бүген Татарстан Коммунистлары Казанның Ирек мәйданында пенсиядәгеләр, инвалидлар, ташламага ия булучылар һәм гомумән халыкның тормыш шартларын кайгыртып митинг уздырды. Чарада узган елның 4 декабрендә үткән Дума сайлауларындагы канунсызлыкларга ризасызлык белдерелде һәм 4 мартта булачак президент сайлауларында Коммунистлар фиркасеннән президентлыкка кандидат Геннадий Зюгановка хуплау күрсәтү дә соралды.

“Киенергә, ашарга һәм даруга акча җитми, тагын берничә айдан тарифлар арта. 20 елда беренче тапкыр Татарстан җитәкчелеге безне ишетте, ул карарны гамәлдән чыгарырга көче җитте. Моның өчен халыкның урамга чыгуы кирәк булды. Димәк чыгарга кирәк, бердәмлектә көч бар”, диде Миргалимов Азатлык радиосына.

Татарстан коммунистлары моннан нәкъ 88 ел үлгән юлбашчыларын бер минутлык тынлык белән искә алып Ирек мәйданындагы Владимир Ленин һәйкәле алдына канәфер чәчәкләре салды.

Һава торышы -15 дәрәҗә салкын һәм җилле булуга карамастан Ирек мәйданына бу юлы да меңгә якын кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG