Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә террор һөҗүмнәрендә 160лап кеше һәлак булды


Нигериянең төнягында урнашкан Кано шәһәрендә террор һөҗүмнәрендә кимендә 165 кеше һәлак булды. Хакимиятләр үлгәннәрнең саны тагын да артачак, дип фаразлый. Җимерелгән биналар астында кешеләр булырга мөмкин, дип хәбәр ителә. Яраланганнарның саны билгесез. Шәһәрдә коммендант сәгате кертелде.

Җомга кич каланың дүрт бистәсендә полиция биналары, миграция үзәкләре һәм машина кую урыннарында шартлаулар һәм атышлар булды.

Шартлауларны яшүсмерләр башкарган, дип хәбәр ителә. Полиция бинасына интихарчы машинада килеп бәрелгән.

Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә “Бако Хәрәм” исемле исламчы төркем алды. Аның җитәкчесе Әбүбәкәр Шекау, төркем хөкүмәт, тәртип саклаучылар һәм Нигериянең христиан берләшмәсенә каршы көрәш алып бара, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG