Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин хакимияте башлыгы Габбас Чуашстанга килде


Җомга көнне Мәхмүт Габбас Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты
Җомга көнне Мәхмүт Габбас Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты
Фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүт Габбас җитәкчелегендәге бер төркем рәсмиләр бүген Чуашстанга килде. Аларның сәфәре өч көн дәвам итәчәк. Бу көннәрдә Габбасның президент Михаил Игнатьев, шулай ук Чуаш дәүләт университеты студентлары белән очрашуы, республиканың мәчет һәм чиркәүләрендә булуы каралган.

Бүген кунакларны Мәскәү һәм Русиянең үзәк өлеше мөфтие Әлбир Крганов каршы алып Фәлестин хакимияте башлыгы хөрмәтенә төшке аш оештырды.
XS
SM
MD
LG