Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Франция сенатының геноцид турында канунны хуплавына тәнкыйть белдерде


Франциянең югары пулаты – Сенатның әрмәннәргә каршы геноцид булганын танымаганнарны җәзалау турында канун өлгесен кабул итүен Төркия кискен тәнкыйтьләп чыкты һәм җавап итеп үз чараларын күрәчәген белдерде.

Канун президент Николя Саркози имзалагач үз көченә керәчәк. Геноцидны кире кагучылар Франциядә 45 мең еврога кадәр акчалата җәзага һәм бер ел төрмәгә хөкем ителәчәк.

Франция хакимиятләре канун өлгесенең Әнкарага каршы булмавын, Төркиянең киләчәктә дә Франциянең ышанычлы партнеры булып калачагына ышандыра.

Канун каралганда ук Төркия Франция белән хәрби һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG