Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре Сүриядән үз күзәтүчеләрен чыгара


Фарсы култыгындагы 6 ил Сүриядә Гарәп дәүләтләре лигасы миссиясендә эшләгән күзәтүчеләрен чыгарулары турында белдерде. Бу турыдагы белдерү белән бүген Баһрәйн, Катар, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны чыкты.

Сүрия хакимиятләре күзәтүчеләр куйган таләпләрнең әле берсен дә үтәмәде, диелгән бу белдерүдә.

Беренче чиратта Сүриянең инде 10 ай дәвам иткән көч куллануны туктатуы таләп ителә. БМО мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә Сүриядә биш меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG