Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда хөкүмәт көчләре белән тибетлар арасында бәрелешләр дәвам итә


Кытайның көньяк-көнбатышында иминлек көчләре белән хакимиятләрнең Тибет халкы хокукларын бозуына ризасызлык белдерүче активистлар арасында атышлар дәвам итә.

Чит илләрдә Тибет хокук яклаучы оешмалар хәбәр итүенчә, кичә Ганзи вилаятендә кимендә ике кеше атып үтерелгән. Лухуо бистәсендә дүшәмбе көнне бер кеше үлгән. Бәрелешләрдә яраланган 30лап тибетлы Лухуода гыйбәдәт йортында бикләнгән. Аларны полиция камауда тота.

Сөргендәге Тибет хөкүмәте башлыгы, Һиндстанда яшәүче Лобснаг Сангай, халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп "битараф булмаска, кан коешны туктатырга" чакырды.
XS
SM
MD
LG