Accessibility links

Кайнар хәбәр

Costa Concordia хуҗалары туристларга 11 мең евро түли


Диңгездә баткан Costa Concordia көймәсе хуҗасы булган итальян ширкәте сәяхәтчеләргә 11 мең евро түләргә, шулай ук сәяхәт өчен акчаны кире кайтарырга, медицина һәм юл чыгымнарын капларга риза булды.

Туристлар бу карар белән ризалашмыйча мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Фаҗигада зыян күрүчеләр йәки якыннарын югалтучыларга башка төрле компенсация каралган.

13 гыйнварда Италиянең көнбатыш ярында кораб суның сай җиренә төртелгәндә анда дүрт меңнән артык кеше булган. 16 кеше батып үлде, тагын 16 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG