Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зубков: Триллион сумга якын “юылган” акчалар читкә чыгарылган


Русия вице-премьеры Виктор Зубков
Русия вице-премьеры Виктор Зубков
Русия вице-премьеры Виктор Зубков, узган ел канунсыз рәвештә илдән читкә чыгарылган акчалар триллион сумнан да ким түгел, дип белдерде.

“Вести недели” телетапшыруында Зубков шикле акчаларның 75%-ка якыны Латвия һәм Кыпрыска китүен әйтте. Башка илләрдән ул Британия, Швеция, Франция һәм Һонгконгны атады.

Әлеге “юылган” акчаларның бер өлеше Русиядә әйләнештә икәнлеген дә әйтте.

Зубков финанс алдашуларына каршы эшче төркемнең башлыгы буларак, канун бозуда шикләнелгән ширкәтләрнең исемнәрен февраль уртасында атарга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG