Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ланта-тур” җитәкчелегенә карата җинаять эше ачылды


Русиянең “Ланта-тур вояж” туристлык ширкәте җитәкчелегенә зур күләмдә акча юу мәддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тикшерү комитетының махсус вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, ширкәт 27 гыйнвар көнне бөлгенлеккә төшәчәге турында белдереп, халыктан элегрәк килгән акчаны үзләштергән. “Ланта-тур вояж” февраль уртасына кадәр юлламалар саткан.

Ширкәтнең финанс проблемнары сәбәпле, өч мең ярымнан артык кеше зыян күрде. Татарстаннан киткән 60лап турист хәзер отель һәм һава аланнарында төрле авырлыклар белән очрашкан.
XS
SM
MD
LG