Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Пакыстанда пилотсыз очкычлар кулланылуын таныды


АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларның Пакыстандагы сугышчылар белән көрәштә пилотсыз очкычлар кулланылуын таныды. Бу хакта ул онлайн-чат барышында белдерде.

Аның сүзләренчә, шушы ярдәмдә Әфганстан чигендәге таулы аулак урыннарда качып яткан “Әл-Каидә” сугышчылары һәм талипларга каршы төгәл һөҗүмнәр оештырыла.

Обама мондый очкыч куллану нәтиҗәсендә, тыныч халык арасында үлүчеләр саны күп булмавын әйтте.

Пакыстан хакимияте пилотсыз очкычлардан ясалган һөҗүмнәргә канәгатьсезлек белдереп килә. Әмма 2010 елны WikiLeaks сәхифәсе бастырган мәгълүматларга караганда, Пакыстан хәрбиләре һәм хакимият вәкилләре гайре рәсми рәвештә бу очкычларны куллануны хуплый.

Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, узган елны Пакыстан җирендә американнарның пилотсыз очкычы 64 һөҗүм ясаган.
XS
SM
MD
LG