Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара атом энергиясе идарәсе Иранга бару нәтиҗәләрен уңай бәяли


Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) вәкилләре үз тикшерүчеләрнең өч көнгә Иранга баруын сак кына булса да уңышка ирешү буларак бәяли. Әлеге төркемнең башлыгы – МАГАТЭ Генераль директоры урынбасары Һерман Накертс Иран рәсмиләрен Көнбатышның борчылуларын исәпкә алуга чакыруда алга китеш бар дип саный.

Ираннан кайткач Венада журналистлар алдында чыгыш ясап Накертс Тәһранның Халыкара атом энергиясе идарәсе белән хезмәттәшлеккә барырга мөмкинлеген әйтте. Ул шулай ук Иран атом программасының барлык нечкәлекләрен өйрәнүне дәвам итү өчен тикшерүчеләрнең янәдән анда барырга кирәк булуын өстәде.
XS
SM
MD
LG