Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында Пан Ги Мун машинасына ташлар һәм аяк кием атканнар


Якын Көнчыгыш буйлап сәфәр кылучы БМО генераль секретаре Пан Ги Мун машинасына Газзә сызыгына баргач бер төркем фәләстиннәр ташлар, аяк киемнәр һәм ком атканнар. Мөселманнарда аяк киеме ату ул кешегә нәфрәтне күрсәтү билгесе.

Газзә халкы БМО башлыгының бер көн элек Израил президенты Шимон Перес һәм премьер-министр Биньямин Нетаньяху белән очрашуын Израилгә өстенлек бирү дип кабул итеп аңа протест йөзен шулай күрсәткән. Газзәдә Пан Ги Мун Хәмәс башлыклары белән очрашуны күздә тоткан.

Протест чарасын Израил төрмәләрендә туганнары тотылган сугышчыларның якыннары оештырган дип әйтелә. Анда 50гә якын кеше катнашкан.

Һөҗүм вакытында беркемгә дә зыян килмәгән.
XS
SM
MD
LG