Accessibility links

Панетта Израилнең яз, җәй айларында Иранга һөҗүм итү мөмкинлеген әйтә


АКШ саклану министры Леон Панетта Израилнең бу язда яки җәен Иранга хәрби һөҗүм ясау мөмкинлеге турында “Washington Post” газетында чыккан мәкаләне тәфсилләбрәк сөйләүдән баш тартты.

Панетта бары тик Вашингтонның Якын Көнчыгыштагы хәрби чара яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип борчылуын гына белдерде.

Атнакич “Washington Post” газетында чыккан мәкаләдә АКШ җитәкчелегенең Иран мәсьәләсенә мөнәсәбәте турында анализ бирелә һәм Панетта Израилнең апрель, май, июнь айларында Ирандагы атом корылмаларына һөҗүм итү мөмкинлеген кире какмый, диелә.

Элегрәк Израил хәрби күзләү хезмәте җитәкчесе Авив Кошави Иранның дүрт атом бомбасы ясарга җитәрлек нурланышлы матдәләре булуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG