Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә “Гадел сайлаулар” митингы уза


Русиянең дистәләрчә шәһәрләрендә “Гадел сайлаулар” митингы бара. Екатеринбурда, Новосибирскида һәм Омскида урамнарга ике меңләп кеше чыкты. Кемерово һәм Новокузнецкида берничә йөз кеше җыелды.

Хәбәрчебез белдерүенчә, Иркутскида 500ләп кеше булган. Шигарьләр арасында – “Без сайлаусыз сайлауга каршы”, “Медведев һәм Путинны эшеннән куарга” кебекләр бар иде.

Каршылык чаралары шулай ук Казан, Уфа, Барнаул, Благовещенски, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә дә булды.
XS
SM
MD
LG