Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә туристларны агулаганнарга гомерлек төрмә таләп итәләр


Төркиядә көймәдә Русия туристларының ялган виски эчеп агулану эшендә гаепләнгән сигез кешегә гомерлек төрмә җәзасын чыгару таләп ителә. Әлеге җинаять эшенә катнашкан сигез кеше, шул санда исерткеч эчемлекне җитештерүчеләр һәм диңгездә сәяхәтне оештыручылар гаепләнә.

Төркия хөкемдары вәкиле сүзләренә караганда, аракыны җитештерүчеләр һәм көймә хуҗаларының эчемлекнең яраксыз булганын белмәгәне мөмкин түгел, шуңа күрә аларга белә торып кешеләрне үтерү очрагында бирелә торган иң кырыс җәза – гомерлек төрмә бирелергә тиеш.

Узган елның май аенда 30 кешедән торган бер төркем Русия туристлары Урта диңгез буендагы Бодрум шәһәреннән көймәдә сәяхәткә чыгып «Мистер Бурдон» исемле ялган виски белән агулана. Аларның дүртесе Төркиядә хастаханәдә, берсе Мәскәүгә кайткач хастаханәдә үлә.
XS
SM
MD
LG