Салкын кыш һәм күп кар явудан Русия генә түгел, Көнчыгыш һәм Үзәк Европа да, Үзәк һәм Көньяк Азия дә интегә. Польшада туңып һәм өшеп үлүчеләр саны 62-гә җитте. Украинада 131 кеше үлгән. Рәсмиләр әйтүенчә, Чехиядә салкын һава 18 кешенең үлеменә сәбәп булган. Һава температурасы -30 дәрәҗәдән түбән төшкән Литвада 17 кеше үлгән. Босния һәм Сербиядә күп кар явып тарнспорт хәрәкәтен туктатты.