Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия хакимиятләре газ җитми дип белдерде


Сараево шәһәрен дә боз һәм кар каплады
Сараево шәһәрен дә боз һәм кар каплады
Италия хакимиятләре чамадантыш салкын һава һәм Русиядән газның кимүе сәбәпле илдә газның җитми башлавы турында белдерде.

Eni ширкәте йөртларда җылы бирүне туктатмау өчен гадәттәнтыш чаралар күрелә, дип хәбәр итте. Алжир һәм Норвегиядән өстәмә газ алу турында килешенгән. Соңгы көннәрдә кайбер сәнәгать ширкәтләре газ куллануны киметкән. Хакимиятләр халыкны да сакчыл булырга чакырды.

Европаның башка илләрендә дә Русиядән газ кимегән, әмма Италиядә кебек авыр вазгыять әле бер илдә дә күзәтелми.

Европаның зур өлешендә бу атнада да салкын һава саклана. Украина һәм Польшада өшеп үлгәннәр саны 200дән артты.
XS
SM
MD
LG