Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция 24 сәгатькә эш ташлады


Грециядә икътисадның бөлгенлеккә төшүенә протест чарасы игълан ителде. Бүген мәктәпләр, хөкүмәт оешмалары, хастаханәләр һәм банклар эшләми, Афинда метро һәм автобуслар йөрми. Һава ширкәтләре әлеге протест чарасында катнашмый, дип хәбәр ителә.

Бүген сәясәтчеләр Грециягә 130 миллиард евролык кредит алу турында инде өченче көн сөйләшүләр уздыра. Европа Берлеге, Халыкара валюта фонды һәм Европаның үзәк банкы Грециягә бу акчаны хезмәт базарында реформа уздыру һәм чыгымнарны киметү шарты белән генә бирергә риза.
Яңа кредит бирелмәсә 20 мартка кадәр Греция банкрот ил дип игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG