Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең Әсадны көч куллануны туктатырга чакыруы уңышсыз дип саный


Ак Йортның матбугат вәкиле Джей Карни
Ак Йортның матбугат вәкиле Джей Карни
АКШ Русиянең Сүрия президенты Башар Әсадны илдә көч куллануны туктатып сәяси реформалар уздырырга үгетләү тырышлыгы уңышка ирешә алмый, дип саный. Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Сүриягә сәфәре уңаеннан, Ак Йорт вәкиле Джей Карни, "Әсадка ышаныч белдерү - уңышка ирешә алмаячак бер адым" дип белдерде.

АКШ Сүрия халкына һуманитар ярдәм җибәрергә әзер. Әсадка каршы көрәшүче гыйсьянчыларга корал белән ярдәм ихтималы турында Карни бер сүз дә әйтмәде.

Атна башыннан Европа һәм Фарсы култыгының берничә дәүләте Сүриядән үз илчеләрен чакыртып алды. Кайбер гарәб илләрендә Сүрия оппозициясен рәсми тану, илнең хәзерге хакимиятләреннән баш тарту турында хәбәрләр бар.

Сүриянең Һомс шәһәрендә бәрелешләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG