Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил һөнәр берлеге 24 сәгатькә эш ташлау чарасын оештырды


Израилнең иң зур һөнәр берлеге бүген эш ташлау чарасын оештырды.

Һава аланнары, тимер юл вокзаллары эшләми, банклар, шул санда Израилнең милли банкы һәм барлык дәүләт оешмалары ябык.

Мәхкәмә карары нигезендә бүген Тель-Авив халыкара һава аланы гына ачык булачак.

Эш ташлауның сәбәбе һөнәр берлеге белән финанс министрлыгы арасында арадашчы ширкәтләр яллаган эшчеләрнең хезмәт шартлары турындагы каршылыклар.

24 сәгатькә эш ташлау Израил икътисадына 500 миллион долларга кадәр зыян китерә ала, дип бәяләнә.
XS
SM
MD
LG