Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Европа шурасы вәкилләре белән очрашудан баш тартты


Мәскәү – Русия премьер-министры һәм президентлыкка намзәт Владимир Путин Европа шурасының парламент мәҗлесе вәкилләре белән очрашудан баш тартты.

Мәҗлес вәкилләре Мәскәүгә 4 мартта үтәчәк президент сайлауга әзерлек барышын бәяләү өчен килгән иде.

Төркем җитәкчесе Тини Кокс сүзләренчә, аларга премьерның мондый очрашуга вакыты юк дип аңлатканнар.

Европа шурасы вәкилләре Мәскәүдә калган дүрт намзәт, шулай ук, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров, кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин белән очрашкан.
XS
SM
MD
LG