Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшкта Сүрия армиясенең югары дәрәҗәле генералы үтерелгән


Димәшк – Бүген Димәшкта Сүрия армиясе генералы Исса Әл-Кули үтерелгән. САНА агентлыгы хәбәр итүенчә, Димәшктагы бер хәрби хастаханәне җитәкләгән генералга үзе яшәгән йорт янында һөҗүм иткәннәр.

Кули – соңгы 11 айда, президент Бәшәр Әл-Әсадка каршы протест чаралары дәверендә үтерелгән иң югары дәрәҗәле хәрби җитәкче булды.

Ул арада БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун җомга көнне Сүриянең Алеппо шәһәрендә булган интихар һөҗүмгә тәнкыйть белдерде. Машинага куелган бомба шартлау нәтиҗәсендә анда кимендә 28 кеше һәлак булды, 235 кеше җәрәхәтләр алды.

Хөкүмәт көчләре исә Һомс шәһәрендә оппозициягә каршы хәрби гамәлләрен дәвам итә. Оппозиция белдерүенә караганда бу атнада анда бәрелешләр нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше корбан булган.
XS
SM
MD
LG