Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда президент сайлау үтте


Ашгабад – Бүген Төркмәнстанда президент сайлау үтте. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 80 проценттан артыгы катнашкан.

Президент урынына 8 намзәт дәгъва итә, шул исәптән хәзерге президент Корбангулы Бирдемөхәммәтов.

Җиңү өчен тавышларның кимендә 50 процентын җыярга кирәк.

Сайлау барышын 2 меңләп җирле һәм БДБ илләреннән килгән 60 күзәтүче күзәтә.

Конституция нигезендә президент 5 елга сайлана.
XS
SM
MD
LG