Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһлидә Израил илчелеге хезмәткәре яраланган


Һиндстан башкаласы Дәһлидә Израил илчелеге бинасы янындагы шартлауда бер хезмәткәр хатын-кыз яраланган.

Израил ягы белдерүенчә, илчелеккә караган машина шартлатылган. Җирле полиция килгән хәбәрләрне тикшерүен әйтеп әлегә моны расламый.

Моннан тыш, Израил тышкы эшләр министрлыгы бүген Тифлиста аларның хезмәткәренә һөҗүм тырышлыгы булуын хәбәр итте. Ул вакытта бомбаны вакытында зарарсызлындырганнар, беркем зыян күрмәгән.
XS
SM
MD
LG