Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида Асаев концерты сәясәт белән үрелеп барды


Рөстәм Асаев Тольятти тамашачысына бәйрәм бүләк итте
Рөстәм Асаев Тольятти тамашачысына бәйрәм бүләк итте

12 февральдә Тольяттиның Автоваз мәдәният сараенда меңнән артык тамашачы Рөстәм Асаев җырларына мөкиббән булып утырды.

Автоваз мәдәният сараена бик сирәкләр керә ала. Байларча эшләнгән мәдәният үзәгендә урысларның танылган коллективлары гына концерт куя. Татар артистларыннан бу залны арендага алырга сирәкләрнең хәленнән килә. Менә шундый затлы бинада Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте зурлап татар мәдәнияте бәйрәмен уздырды. Җәмгыять җитәкчесе Рәшид Нурмөхәммәтов белән түбәндәге сөйләшү узды.

– Тантанага Рөстәм Асаевны чакыруыгызның сәбәбен әйтмәссезме?

– Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев Тольяттига беренче килүе. Беренче килүчеләргә без һәрвакыт гади тамаша гына түгел, зурлап бәйрәм уздырабыз. Беренче килгән җырчыны халыкка танытыр өчен меңнән артык кешегә чакыру билетлары тапшырдык. Күрәсез, зал шыгрым тулы. Фойеда “Бердәмлек” гәҗитәсе язылу оештырды. Буфетларда татар ризыклары. Бу да татар мәдәниятенең бер тармагы.

– Урамда гына түгел, өебездә дә капитализм. Һәрнәрсәгә түләргә кирәк...

– Һичшиксез. Тольятти эшбатырлары үзләре дә татар җырын яратучылар. Шуңа да милләтебезнең сәнгатенә мөкиббән шәхесләр. Тиздән сайлаулар. Ә бездә икеләтә сайлау, әле шәһәр түрәсен дә сайлыйбыз.

– Мэрлыкка ничә намзәт һәм халыкка кемне тәкъдим итәсез?

– Сигез кеше шәһәр белән җитәкчелек итәргә тели. Милли хәрәкәттә җыелып, һәр намзәтнең кайсысы татарга күбрәк файда китерә алганын җентекләп тикшердек.

– Үзегез тукталган намзәттән татарларга нәрсәләр сорыйсыз?

– Күп сорасаң, берсен дә эшләмиләр. Тәҗрибәбез бар. Тольяттида тагын бер зур мәчет һәм татар мәктәбе генә сорыйбыз.

– Сигездән берсе булса да боларны вәгъдә итәме соң ?

– Һәрберсе белән сөйләшеп чыкканнан соң Александр Шаховка тукталдык. Мэр йөген тартырлык адәм. Татарларга мөнәсәбәте яхшы.

– Сайлау алдыннан алар барчасы да матур сайрый...

– Эшләмәгән кеше генә ялгышмый.

Бу сөйләшү концерт алдыннан булды. Тамаша дүрт сәгать барды. Рөстәм Асаев үзенең зур төркеме белән халыкны сәнгать утында дөрләтте. Тольятти шәһәрендәге милли активистларга бүләккә татар китаплары тапшырылды. Бәйрәмне уздыруда матди ярдәм күрсәтүче эшбатырларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Концерт барышында бәйрәмдә зур сәясәтнең дә сулышы сизелде. Шунысына игътибар иттем: килгән тамашачы сәясәткә сизгер иде. Кемгәдер битараф утырдылар, кемгәдер дөбердәтеп кул чаптылар. Тольяттида сәяси карашлы татарлар яши.
XS
SM
MD
LG