Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның биш кешесе экстремист оешмасын оештыру өчен хөкем ителде


Уфаның Киров район мәхкәмәсе шәһәрнең биш кешесен экстремистик оешма бүлеген оештыруда гаепле дип тапты.

Мәхкәмә 2009 елны өч ир кеше тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы бүлеген булдырган, аннары алар анда тагын ике кешене тарткан дип саный. 2010 елны алар Уфаның башка кешеләрен җәлеп итәргә тырышканда эшчәнлекләре ачыкланганы әйтелә.

Мәхкәмә экстремист оешманы оештыручыларны 1 ел да 4 айга колониягә хөкем итте. Тагын бер катнашучыны ел ярымга, икенчесенә 1 ел да 4 ай шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.
XS
SM
MD
LG