Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Amnesty International» кырымтатары Аметовны азат итәргә чакыра


«Amnesty International» халыкара оешмасы Украина генераль прокуроры Виктор Пшонкага төзекләндерү колониясеннән җир таләп итүче кырымтатарларны берләштергән, «самозахватларны» контроль иткән «Авдет» («Кайту») оешмасы җитәкчеләренең берсе Даниял Аметовны азат итүне чакырып хат юллады. Хокук яклаучылар Аметовка чыгарылган хөкем карары сәясиләшкән дип саный.

Шулай ук алар элек Акмәчеттә имам булып торган Аметовның төрмәдә дини нигездә эзәрлекләнүенә борчылу белдергән.

Аметов 2008 елда Акмәчеттә Балаклавская урамында урнашкан җир таләп итүче кырымтатарлары һәм бу җиргә дәгъва иткән «Олви-Кырым» төзелеш ширкәте китерткән кешеләр арасындагы чуалышлар вакытында, милициягә каршылык күрсәтүдә гаепләнеп дүрт елга төрмә җәзасына хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG