Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Гадел сайлаулар өчен” машина йөреше узачак


Казанда “Гадел сайлаулар өчен” машина йөреше узачак. Ул Мәскәүдәге “Ак боҗра” акциясе белән бер көнне - 19 февральдә үтәчәк.

“Вечерняя Казань” язуынча, элек узган “Гадел сайлаулар өчен” митингын оештыручылар бу юлы казанлыларны үз машиналары белән Үзәк стадион янында җыя. Чара 13.30да башлана.

Башта алар тезелешеп Болакның ике ягыннан узарга, ә аннары бөтен шәһәр буйлап - Киров дамбасыннан Ямашев урамы аша Җиңү проспектына һәм Танк боҗрасы аркылы кире Болакка кайтырга исәп тота.

Оештыручылар анда ким дигәндә 20ләп машина катнашыр дип исәпли.
XS
SM
MD
LG