Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай тышкы эшләр министры урынбасары Сүриягә сәфәрен тәмамлады


Кытайның тышкы эшләр министры Чжай Цзюнь Сүриягә ике көнлек сәфәрен төгәлләде. Ул анда Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән сөйләшүләр уздырды.

Кытайның рәсми хәбәрендә Сүрия җитәкчелегенең көч куллануны туктатуга, илдә эчке диалог булдыруга һәм чит ил тыкшынуына каршы тырышлык куячагына ышандыруы әйтелә.

Кытай тышкы эшләр министры Чжай Цзюнь шулай ук исемен әйтмичә генә оппозицион төркем вәкиле белән дә очрашуын ассызыклый.
XS
SM
MD
LG