Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүрия хөкүмәте кешечелеккә каршы җинаятьләр өчен хөкем ителергә мөмкин


Сүриянең хөкүмәт көчләре инде егерменче көн Һомс каласын утка тота. Оппозиция мәгълүматларына караганда, калада тыныч халык арасыннан йөзләгән кеше һәлак булган.

Кичә Һомста Британиядә чыгучы Sunday Times басмасы хәбәрчесе Мэри Колвин һәм Франциянең фотохәбәрчесе Реми Ошлик һәлак булды. Сүрия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, “журналистлар илгә үзләре килеп гомерләрен куркыч астына куйды, Сүрия рәсмиләре аларның үлеме өчен җаваплы түгел” диелгән. Сүрия хөкүмәте илдә халыкара мәгълүмат чараларының эшен тыйды.

БМО кеше хокуклары шурасы билгеләгән комиссия, Сүрия хөкүмәте кешечелеккә каршы җинаятьләр өчен хөкем ителергә мөмкин, дип белдерде.

Сүриядәге хәлне тикшерү өчен төзелгән махсус комиссия белдерүендә, хөкүмәттә югары вазифаларда булган рәсмиләрнең һәм хәрбиләрнең кеше хокукларын бозуына һәм кешеләргә каршы җинаятьләр кылуына “җитәрлек дәлилләр бар, гаепләнүчеләр исемлеге президент Башар Әсад белән башланырга мөмкин”, диелгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә “Ирекле Сүрия гаскәрләре” җитәкләгән көчләрнең дә җинаятьләр кылуы ачыкланган. “Әмма аларның күләме хөкүмәт кылган җинаятьләр белән чагыштырырлык түгел”, дип белдерде комиссия.

Сүриядә кеше хокукларын яклаучылар мәгълүматларына караганда, кораллы низагта барлыгы 7600ләп кеше һәлак булган, аларның күбесе тыныч халык.
XS
SM
MD
LG