Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алды: бушка фатирлар өләшү чоры

23 февральдә Казанның “Кояшлы шәһәр” бистәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Көнбагыш” балалар бакчасы ачылды. Бу чарада республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов, “Кояшлы шәһәр” җәмгыяте башлыгы Ильяс Дивеев, “Ак барс банкы” җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе Роберт Мусин һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре булды. Балалар бакчасын ачканнан соң Рөстәм Миңнеханов хокук сакчыларын 23 февраль бәйрәме белән котлады һәм 54 полиция хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары өләште. Әлеге төзелешләрне “Ак барс Строй” оешмасы башкарган иде. Фатирлар полициягә бушлай бирелде.

дәвам

XS
SM
MD
LG