Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хәрбиләр ачлык игълан итте


23 Февраль Ватанны саклаучылар көнендә Русия хәрби көчләренең Генераль штабы каршында урам җыены уздырган берничә дистә офицер бүген ачлык игълан итте.

Кичәге җыен "бер кешелек пикет" шәклендә узган. "Хәрбиләр торак таләп итә", "Хәрбиләр ачлык игълан итте" дигән шигарләр тоткан кешеләр чарага берәм-берәм чыккан. Барлыгы җыенда 40лап кеше катнашкан.

Чараны оештыручылар арасында "Гадел Русиянең" Дәүләт думасындагы депутаты Дмитрий Гудков.

Пикетта катнашкан офицерлар президент һәм премьер-министрга ачлык игълан итү турында хат юллаган.
XS
SM
MD
LG