Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Коръән китапларын яндырудан башланган ризасызлык чаралары дәвам итә


НАТО гаскәрләренең Әфганстанның Баграм хәрби һава базасында дини китапларны чүплеккә атып яндырудан соң башланган ризасызлык чаралары бүген дүртенче көн дәвам итте.

Кабулда җомга намазыннан соң халык урамнарга чыкты, иминлек көчләре белән бәрелешләр булды.

Тәртипсезлекләрнең өч көнендә Әфганстанда 15 кеше, алар арасында АКШның ике хәрбие һәлак булды.

АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе көнне халыкара гаскәрләрнең Баграм хәрби һава базасында дини китапларны чүплеккә ташлап аларны яндыру гамәле өчен гафу үтенеп Әфганстан президенты Хәмид Карзаига рәсми хат юллады һәм бу хәлне тикшерергә кушты.
XS
SM
MD
LG