Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 12 тарихи бина 80 миллионга сатылган


Бүген Казан шәһәр Думасы утырышында мэр Илсур Метшин тарихи-мәдәни мирасны хосусилаштыру эше башланганнан соң, 12 бинага хуҗалар табылуын әйтте. Аларны сату 80 миллион сум китергән, дип яза Бизнес Оnline. Хәзерге вакытта тагын 40 бина турында сөйләшүләр алып барыла.

Моннан тыш тарихи үзәктәге 335 бинаның хуҗалары белән төзекләндерү эшләре турында килешүләр төзелгән.

Мэр сүзләренчә,төп бурыч шәһәргә тарихи йөзен кайтару һәм иске бистәләргә яңа сулыш эрү.

“Бу тарихи үзәккә халыкның төп аралашуы һәм очрашуы өчен үзәк мәйдан статусын кайтарачак һәм туристларның кызыксынуын арттырачак. “Иске Казан” префектурасын булдыру һәм Иске Татар бистәсен торгызу да шуны максат итә”, диде Метшин.
XS
SM
MD
LG