Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Навальный һәм Яшин шикаятьләрен карый башлады


Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе Русия оппозиционерлары Алексей Навальный һәм Илья Яшинның декабрьдә Дума сайлауларыннан соң 15 тәүлеккә кулга алынуы турындагы шикаятен карый башлады.

Дүшәмбе көнне мәхкәмәнең сәхифәсендә февраль башында бу хакта Русия хакимиятенә рәсми рәвештә хәбәр ителүе турындагы язылды.

Шикаятьнең тексты шулай ук интернетта басылган. Оппозиционерлар аларның тоткарлануы, сак астында тотылуы Европа конвенциясендә гарантияләгән хокукларны бозды дип саный.

Яшин һәм Навальный сайлаудан соң 5 декабрь көнне Мәскәүдә каршылык чарасыннан соң тоткарланды. Аларны полициягә буйсынмауда гаепләделәр.
XS
SM
MD
LG