Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея һәм Кытай АКШ белән Төньяк Корея арасындагы килешүне хуплады


Төньяк Кореяның уран баету эшләрен туктатып тору һәм атом, ракета сынауларын тыюга әзерлек турындагы хәбәрләрне Көньяк Корея һәм Кытай уңай кабул итте. Моңа алмаш итеп АКШ Пхеньянга якын арада 240 мең тонна азык-төлек бирергә вәгъдәләде.

Көньяк Корея тышкы эшләр министрлыгының белдерүендә әлеге алга китеш Сеул һәм Вашингтонның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелүе әйтелә.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә исә яңа килешү Корея ярымутравында тынычлык урнаштыруга этәргеч булуы ассызыклана.
XS
SM
MD
LG