Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда шартлауда 15 полиция вәкиле яраланган


Төркиянең Истанбул шәһәрендәге шартлауда 15 полиция вәкиле яраланган.

CNNTurk мәгълүмат телеканалы мәгълүматларына караганда, көчле шартлау Гаделлек һәм тәррәкыять партиясе штаб-фатиры янында була.

Читтән идарә ителә торган шартлаткыч полиция вәкилләре утырган автобус янына куелган мотоциклда булган.

Истанбул иминлек көчләре идарәсе башлыгы Хөсәин Чапкын шартлау вакытында автобуста 21 полиция вәкиле булуын әйтте.


Әлегә Төркиядәге бер генә радикал төркем дә бу шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган.
XS
SM
MD
LG