Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Путинга һөҗүм оештыруда шикләнелүчене Русиягә җибәрүне сорый


Русия генераль прокуратурасы премьер-министр Владимир Путинга һөҗүмдә шикләнелгән Адам Осмаевны Мәскәүгә җибәрүне сорап Украинага хат юллады.

Алдагы көнне Русия телевидениесының беренче каналы эзләнүдә булган Осмаев һәм Илья Пьянзинны Одессада тоткарлау турында тапшыру күрсәтте.

Беренче канал әйтүенчә, Путинга һөҗүм танкка каршы мина белән әзерләнгән. Исеме аталмаган бер ФСБ офицеры әйтүенчә, Осмаевның компьютерында Путин утырган һәм аны озата баручы машиналар төрле яклап төшерелгән видеоязмалар да табылган.
XS
SM
MD
LG