Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанның Губа районында хәрбиләр митингка чыгучыларны күз яше чыгару газы белән куып тарата


Азәрбайҗанның төньягындагы Губа шәһәрендә район башлыгы Рәүф Хәбиповның эшеннән китүен таләп иткән меңнәрчә кеше катнашлыгындагы протест чарасын куып тарату өчен хәрбиләр күз яше чыгару газын кулланды.
Җирле халыкның каршылык чарасына чыгуына Хабиповның күптән түгел аларны сатлыкҗанлыкта гаепләгән сүзләре сәбәп булган.

Бүген иртән меңнәрчә кеше җирле хакимият бинасы янына килә һәм чуалышлар туа. Митингка чыгучылар Хәбиповның йортын яндыра. Хакимият шәһәргә гаскәрләр һәм су сиптерү машиналары җибәрә.

Дүрт кешенең – өч полиция һәм бер протестта катнашучының яралануын әйтелә.
XS
SM
MD
LG